|
|
Ату ярышы үтте
|
|
|
26 нчы февраль көнне Тат.Бүләр урта мәктәбе базасында
Советлар Союзы герое һәм якташыбыз Г.Вәҗетдинов призына пневматик винтовкадан
ату ярышлары үткәрелде. Барлыгы 8 мәктәп һәм 11 команда Тат.Бүләр, Мари Бүләр,
Метрәй, Әмәкәй 1, Симәк 1, Күбәк, Баек, МСОШ3 1, Әмәкәй 2, Симәк 2, МСОШ3 2 һәм
40 якын укучы катнашты. Командалар арасында Әмәкәй1 беренче урынны,
Мари Бүләр икенче урынны, ә Тат.Бүләр өченче урынны яуладылар. Укучылар
арасында Әмәкәй мәктәбеннән Талипов Э. беренче урынны һәм Мурзин А. өченче
урынны, Мари Бүләр мәктәбеннән Утябаев В.В. икенче урынны,
ә кызлар арасында Тат. Бүләр мәктәбеннән Нәҗипова Э.Р. беренче урынны алдылар. Призлы урынны
алган командалар һәм укучылар грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
ВИДЕО:
ФОТО:
|
|