Тат. Бүләр, Дружба урамы, 3 йорт.
E-mail:
Stb.Mus@edu.tatar.ru
Телефон:
8 (85556) 3-40-18

 
 
Яңалыклар
Дирекция
Коллектив
Музей
Спорт
Күрсәткечләр
Форум
Фото
       
      Администратор:>>>>
Һава торышы

  Файдалы сылтамалар
 
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

 

 

 
   
     
 

 
     
 

 
     
   
     
     

 

 
 
Яңалыклар
 

 
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне
 
8.03.2009
 
Кадерле хатын-кызлар!
 Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!  

Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.

Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

Директорлар семинары
 
6.03.2009
 
6нчы март көнне Тат. Бүләр урта мәктәбендә "Мәктәптә методик эшне оештыру" темасына карата директорлар семинары булып узды. Семинарлар ачык дәресләрдән башланды: Сәхбетдинова Җәмилә М. 7нче сыйныфта татар теленнән, Мирзаянова Римма Р. 8 нче сыйныфта географиядән, Ялалов Айдар Л. 9нчы сыйныфта физикадан, 11нче сыйныфта Салихова Гөлнур Т. математикадан ачык дәресләр күрсәттеләр.  Соңыннан,  директорлар "Мәктәптә методик эшне оештыру" буенча чыгышларны тыңлап киттеләр.
ФОТО:  >>>> 1  2  3  4  5  6 <<<<             ВИДЕО:  >>>> 1  <<<<
"Без бит татар кызлары"
  4.03.2009  
4нче март көнне мәктәп күләмендә "Без бит татар кызлары" дигән бәйге үздырылды. "Язгы гөлләр" һәм "Йолдызлар яңгыры" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә "Язгы гөлләр" командасы җиңү яулады.
ФОТО: 
>>>> 1  2  3  4  5  6  7  8  9 <<<<             ВИДЕО:  >>>> 1  2  <<<<
Ату ярышы үтте
 
26.02.2009
 
26 нчы февраль көнне Тат.Бүләр урта мәктәбе базасында Советлар Союзы герое һәм якташыбыз Г.Вәҗетдинов призына пневматик винтовкадан ату ярышлары үткәрелде. Төгәлрәк>>>>
Без "Белем.ру"да
 
22.02.2009
 

Ике ел элек кенә төзелгән безнең сайт бик киңәйде. Ел саен сайтның дизайны, фотогаллереясе яңартыла. Ә быелдан инде безнең сайтта видео да карап була. Әгәр дә сездә безнең мәктәпкә кагылышлы булган һәртөрле мәгълүматлар булса, аларны электрон почта (Ramtb@mail.ru) аша яки форумга(/gb) язып калдырырга мөмкин. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Безнең сайтны татар телендә интернет-белем үзәге  www.belem.ru каталогы аша да (http://belem.ru/katalog) ачып карый аласыз.

"Татар егете-2009"
 
20.02.2009
 
20нче февраль көнне мәктәптә "Татар егете-2009" бәйгесе үтте. Бәйгедә 6 укучы катнашты. Һәр берсе үзенең осталыклары белән таныштырды. Иң югары бал җыеп, Нәҗипов Зирәк "Татар егете-2009" бәйгесендә җиңүче булды.
ФОТО:
>>>> 1  2  3  4  5  6  7  8  9 <<<<         ВИДЕО: >>>> 1  2  3  <<<<        

"Балачак хатирәләре" конкурсы
 
18.02.2009
 
11нче сыйныф укучысы Мирзаянова Гүзәл, 7нче сыйныф укучысы Акмалова Алинә һәм татар теле укытучысы Сәхбетдинова Җәмилә Мирзаһит кызы "Зөлфәт клубында" язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашуда катнаштылар. М.Гүзәл яшь шагыйрьләрнең "Балачак хатирәләре" конкурсында 3нче урынны алды. Ике укучының да шигырьләре "Балачак хатирәләре" дигән китапка кертелде. Алар Мактау кәгазьләре һәм китаплар белән бүләкләнделәр.
Ата-аналар җыелышы
 
17.02.2009
 
17нче февраль көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта укучыларның җитешчәнлеге, ЕГЭ(ЕРЭ) һәм сәламәтлек турында сүз барды. Ә инде җыелыш бетүгә, әти-әниләрне спортзалга чакырдылар. Анда укучылар һәм аларның әтиләре ике командага бүленеп, "күңелле старт"лар уйнап алдылар.
ФОТО:
>>>> 1   2   3   4   5   6 <<<<
"Йолдызлык - 2009"
 
14.02.2009
 
Район мәдиният йортында "Йолдызлык 2009"ның гала-концерты булып узды. Анда безнең мәктәбебездән Нәҗипов Зирәк һәм "Назгөл" бию ансамбле катнашты. Нәҗипов Зирәк һәм "Назгөл" бию ансамбле 3нче дәрәҗә дипломына лаек булдылар.
Төгәлрәге видеоязмада
>>>> 1   2 <<<<
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне
  13.02.2009  
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне уңаеннан, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Арсланова Фәнүзә Фатиховна һәм 8нче класс укучылары чыгыш ясады.
Төгәлрәге видеоязмада
>>>>  1  <<<<
Укучылар шифлыкта
  11.02.2009  
11нче февраль көнне 5, 6нчы сыйныф укучылары Сәлахетдинова Гөлсинә апага шифлыкка бардылар. Алар Гөлсинә апага өй буенча ярдәм иттеләр. Һәм шулай ук егетләр ишек алдын кардан арындырдылар.
Төгәлрәге видеоязмада
>>>> 1 <<<<
Зона семинары узды
 
06.02.2009
 
6нчы февраль көнне Тат. Бүләр урта мәктәбендә тарих укытучыларының зона семинары булды. Семинарга 28 укытучы килгән иде. Азнакай районы һәм Актаныш районыннан да тарих укытучылары килде. Төгәлрәк>>>>
Дусларча очрашу
 
03.02.2009
 
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңае белән "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән башлангыч класс укучылары арасында дусларча очрашу үткәрелде. Башта хәрәкәтле уеннар уйнадылар. "Күңелле старт"ларда "Кояш" һәм "Салават күпере" командалары көч сынашты. Төгәлрәк>>>>
Студентлар очрашуы...
 
30.01.2009
 
30нчы январь көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Кичәне 9, 10, 11нче класс укучылары оештырдылар, ә Хурмаева Гөлнур Зульфатовна аны алып барды. Студентлар бик теләп килделәр. Төгәлрәк >>>>
Ф.Кәрим хатыны Кәдрия белән
Батырлык дәресе
 
27.01.2009
 
Мәктәптә Ф. Кәримнең тууына 100ел тулуга багышланган иртә үтте. Укучылар Ф.Кәримнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Алар шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. Иртәне татар теле укытучысы Сәхбетдинова Җәмилә алып барды.
ФОТО: 
>>>1  2  3<<<
Рәзилә Шәйхенуровна - финалда
 
27.01.2009
 
27нче январь көнне Күбәк урта мәктәбендә Тат.Бүләр, Әмәкәй, Баек һәм Үрәзмәт мәктәпләреннән килгән укытучылар үзләренең көчләрен сынадылар. Конкурс ике этаптан үтте. Башта укытучылар класс сәгатләре үткәрделәр, аннары үзләре ясаган презинтацияләре белән таныштырдылар. Иң күп бал җыеп Мирсаяпова Рәзилә Шәйхенуровна финалга үтте. Финал Мөслимдә үтәчәк.  Рәзилә Шәйхенуровнага уңышлар телик!
ФОТО:  >>>1  2  3  4  5  6<<<
Яңа ел белән!
 
29.12.2008
 
29нчы декабрь көнне Тат. Бүләр урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме булып узды. Ул ике сменада үтте. Беренче смена 1 - 7 нче класс укучылары, икенче смена 8 - 11 нче классы укучылары. Яңа ел бәйрәмен мәктәп директоры Исламов И. М. ачып җибәрде.  Төгәлрәк >>>>

[ 1[ 2 ]  [ 3 ]

 


Сайт атнага бер тапкыр яңартыла
 
© ТБСОШ 2008
Rambler's Top100
Используются технологии uCoz