|
|
Волейбол, теннис
|
|
|
1нче февраль көнне Тат. Бүләр урта
мәктәбендә студентлар, укучылар, авыл яшьләре һәм
ветераннары арасында волейбол ярышлары булып үтте. Беренче булып ярышны
студентлар ачып җибәрде. Алар белән авыл яшьләре һәм
ветераннары көчләрен сынаштылар. Ләкин студентлар көчлерәк булып чыктылар. Счет
2:1. Аннары авыл яшьләре һәм ветераннары
белән мәктәп укучылары уйнадылар. Бу юлы инде авыл яшьләре
көчлерәк булып чыктылар. Счет 3:0. Соңгы уенда студентлар белән укучыларга
уйнарга туры килде. Студентлар 2:1 исәбе белән җиңеп чыктылар.
Шулай итеп 1нче урынны студентлар, 2нче урынны авыл яшьләре
һәм ветераннары, 3нче урынны мәктәп укучылары яуладылар. Волейболдан башка,
теннис уеннары да булды.
|
|