|
|
Студентлар белән очрашу...
|
|
|
30нчы январь көнне Тат.Бүләр урта мәктәбендә студентлар белән
очрашу кичәсе үтте. Кичәне 9, 10, 11нче класс укучылары оештырдылар, ә Хурмаева
Гөлнур Зульфатовна аны алып барды. Студентлар бик теләп
килделәр.
Кичә өч этаптан үтте. Беренче этапта студентлар үзләре белән
һәм үзләре укыган уку йорты турында таныштырдылар һәм укучылар биргән сорауларга
җавап бирделәр. Икенче этапта "Күңелле стартлар" үтте. Ә өченче этап бәйрәм
өстәле артында үтте. Ягъни укучылар үзләре пешереп алып килгән күчтәнәчләре
белән студентларны һәм укытучыларны сыйладылар.
|