|
|
Зона семинары узды
|
|
|
6нчы февраль көнне Тат. Бүләр урта мәктәбендә тарих
укытучыларының зона семинары булды. Семинарга 28 укытучы килгән иде. Азнакай
районы һәм Актаныш районыннан да тарих укытучылары килде.
Арсланова Фәнүзә Фатих кызы җәмгыять белеменнән 9нчы
классларга "Сугыш һәм хокук" исемле дәрес күрсәтте.
Дәреснең максаты балаларга халыкара гуманитар хокукның асылын төшендерү,
ызгышларны корбансыз, аз югалтылар белән үткәреп җибәрергә мөмкин икәнлеген
аңлату, гаделлек шартларында яшәрлек җәмгыять булдыру
өчен көрәш ысулларын формалаштыру, кеше хокукларына хөрмәт уяту иде.
Дәрестән соң "Солдат аналары" очрашуы булды. Очрашуда газиз улларының иң якын
киңәшчеләре, әниләр катнашты. Турыдан-туры (On-Line)
элемтәдә Солнечногорск шәһәрендә кече сержантлар курсында укучы Сарваров Тәбрис
үзенең теләкләрен җиткерде. Шулай ук солдат хатлары укылды. Әниләргә көтү һәм
сөю билгесе итеп чигелгән кулъяулыклар тапшырылды. Кичә
кунакларга да бик ошады.
Семинарда Мари Бүләр мәктәбеннән Мандиярова Зинаида мастер-класс күрсәтте.
Җәмгыять һәм тарих фәннәреннән тренинг үрнәге күрсәтелде.
Аны 3нче мәктәпнең тарих укытучысы Юлдашев Илдар Наилевич әзерләгән иде.
Укытучыларны портфолио үрнәге белән 3нче мәктәптән Мухаметдинова Рәмилә
таныштырды.
"Дин тарихы" дәресләрен планлаштыру буенча Мәллә мәктәбеннән Гөлия чыгыш ясады.
Тарих һәм җәмгыять белемен укыту буенча ярдәмлек буларак
журналлар белән таныштырылды.
Семинар бик эшлекле һәм файдалы булды. Ахырдан семинарда
катнашучылар табын янында сыйландылар.
ВИДЕО:
|
|
|
Дәрестән бер өзек... |
Кунакларга концерт |
Йомгаклау |
Кунакларны каршы алу, дәрес барышы:
|