Тат. Бүләр, Дружба урамы, 3 йорт.
E-mail:
Stb.Mus@edu.tatar.ru
Телефон:
8 (85556) 3-40-18

 
 
Яңалыклар
Дирекция
Коллектив
Музей
Спорт
Күрсәткечләр
Форум
Фото
       
      Администратор:>>>>
Һава торышы

  Файдалы сылтамалар
 
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

 

 

 
   
     
 

 
     
 

 
     
   
     
     

 

 
 
Яңалыклар
 

 

Мәктәптә шигырь бәйрәме
  23.04.2009  

Мәктәптә Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган шигырь бәйрәме булды. Анда Тат.Бүләр авылының “Сәйлән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл китапханәсе җитәкчесе Мирзаянова Гөлнур оештырган театр түгәрәгенә йөрүчеләр һәм мәктәптә укучы һәр бала чыгыш ясады.
Бәйрәмне оештыручы Сәхбетдинова Җәмилә Мирзаһит кызы ел буе эшләнгән эшләргә йомгак ясап, иҗади эшләре республика матбугатында еш басылган 19 укучыга Рәхмәт хаты һәм 11нче сыйныф укучысы Мирзаянова Гүзәлгә мәктәпнең Г.Тукай исемендәге премиясен тапшырды. Акмалова Алинә һәм Исламова Гөлиягә кызыксындыру премиясе бирелде. Төгәлрәк
>>>>

"Брейн ринг-2009"
 
15,17.04.2009
 
15 нче апрель көнне район үзәгендә 9 нчы класска кадәр булган укучылар арасында"Брейн ринг" ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды.
      Ә 17 нче апрел
ь көнне инде 9-11 нчы класслар арасында"Брейн ринг" ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп командасы 3 нче урын алды, "Иң күп белүче" номинациясендә Сәхбетдинова Венера 1 нче урынны яулады. Укучыларны һәм аларны әзерләгән Арсланова Фәнүзә Фатиховнаны котлыйбыз, уңышлар телибез!
Көрәш. Нафиков Айнур - 3 нче урын
 
10.04.2009
 
10 нчы апрель көнне район милли көрәш федерациясе Мөслим өченче урта мәктәбе спортзалында дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә турнир үткәрде. Безнең мәктәп укучысы Нафиков Айнур 3 нче урын яулады. 
Әлифба бәйрәме
 
8.04.2009
 
8 нче апрель көнне 1 нче классларның "Әлифба" бәйрәме булып узды.

ФОТО: >>>> 1  2  3  4  <<<<               ВИДЕО: >>>>  1  <<<<

Бөтендөнья сәламәтлек көне
 
7.04.2009
 
7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата мәктәптә "Мин сәламәт тормышны сайлыйм" дигән класс сәгатләре һәм күңелле стартлар уздырылды. Төгәлрәк >>>>
Кошлар һәм мәзәкләр көне
 
1.04.2009
 
1 нче апрель көнне Кошлар көненә билгеләп үтелде. 7-8 нче класслар арасында КВН үткәрелде. Шул ук көнне Мәзәкләр көне дә үткәрелде. Укучылар үзерләп килгән мәзәкләрне сөйләделәр.
ФОТО:
>>>>  1  2  3  4  5  6 <<<<
Көрәш. Нафиков Айнур - 2 нче урын
 
Апрель
 
4 нче апрель көнне Зона буенча баскетбол ярышы узды. Тат.Бүләр, Симәк, Мари Бүләр, Үрәзмәт мәктәбеннән командалар катнашты. Безнең мәктәп командасы 1нче урынга чынып финалга үтте.
       2 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көненә карата әдәби иртә үткәрелде.
      26 нчы март көнне район күләмендә Илдар Шәймиев призына үткәрелгән татарча көрәш ярышында: 38кг кадәр авырлыкта 7 нче класс укучысы Нафиков Айнур 2нче урын алды.
       31 нче март көнне 9нчы класс укучысы Сәхбетдинов Илдар, 2нче класс укучысы Исламова Лилия район күләмендә уздырылган шахмат ярышында уңышлы чыгыш чыгыш ясадылар.
  Сәрия Тимергалиевнага - 50 яшь!
  31.03.2009  
31 нче март көнне мәктәбебездә Сәрия Тимергалиевнаның 50 яшьлек юбилее билгеләп үтелде.
М
атур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне - озын гомер, ныклы тазалык, гаилә иминлеге һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез. Төгәлрәк>>>>
"Ел укытучысы - 2009"
 
17.03.2009
 
17нче март көннне Мөслим 3нче урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2009" конкурсы үтте. Конкурста 12 укытучы (шуларның 7се класс җитәкчеләре) катнашты. Безнең мәктәп данын Мирсаяпова Рәзилә Шәйхенур кызы яклады. Исегезгә төшерәбез, Рәзилә Шәйхенуровна зона этабында 44 балл җыеп, финалга үткән иде. Конкурс бик кызыклы булды. "Творческий деятель" номинациясендә Рәзилә Шәйхенуровна җиңеп чыкты. Алга таба Рәзилә Шәйхенуровнага уңышлар телибез. Төгәлрәк:>>>>
Теннис
 
13.03.2009
 
13 нче март көнне район үзәгендә теннис ярышлары булып үтте. Безнең мәктәп данын Мадышина Алия һәм Исламова Гөлия якладылар. Уңышлы чыгыш яасап, Мадышина Алия 1нче урынны, ә Исламова Гөлия 3нче урынны яуладылар. Алия белән Гөлиягә спортта һәм укуларында уңышлар телик!

[ 1 ]  [ 2 ]  [ 3 ]

 


Сайт атнага бер тапкыр яңартыла
 
© ТБСОШ 2008
Rambler's Top100
Используются технологии uCoz